Шулай ук авыл җирлегендә ял паркы ясауда ярдәм, күпкатлы йортның ишегалдын төзекләндерү, йортка капиталь ремонт ясау кебек сораулар да булды. Су һәм газ үткәрү, юл проблемалары да игътибардан читтә калмады. Депутат сорауларга язма рәвештә җаваплар җибәреләчәген билгеләп үтте, киңәш-тәкъдимнәр бирде.