Ядегәр мәдәният йортында “Кабак” бәйрәме үткәрдек. Әлеге чарада иң зур кабакка, ин тәмле ризыкка конкурслар уздырдык. Уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан Ф.Хөснинең кабак хикәясен сәхнәләштереп, ике күршене талаштырган кабактан бәлеш пешереп килгән кунакларны сыйладык, дип хәбәр итте Ядегәр авылы мәдәният йорты директоры Рәмзия Исмагилова.