Китап күргәзмәсе “Әдәби хәзинә”

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

 Зур Сәрдек авылы китапханәсенең уку залында балалар язучысы, А.Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Х. Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Әдәби хәзинә” дип аталган китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәнең цитатасы итеп «Иң яхшысы – балаларга!» дигән юллар алынды. Чыннан да, әлеге сүзләрдә хаклык зур: шигырьләр, җырлар, шигъри әкиятләр, табышмаклар, тел шомарткычлар, сәхнә әсәрләре авторы Х.Халиков балалар өчен иҗатында зур уңышларга ирешкән шәхес. Чөнки аның һәр әсәре баланы кызыксындыра алуы белән әһәмияткә ия. Китапханәдә дә Х.Халиков китаплары киштәдә тузан җыеп ятмый. Китап укучы балалар Х.Халиков китапларын яратып укыйлар, шигырьләрен яттан өйрәнеп конкурсларда призлы урыннар алалар. Язучының юбилее уңаеннан китап күргәзмәсе янында иҗаты буенча интеллектуаль уен оештырылды. Чара барышында укучылар күмәкләшеп уку, рольләргә бүлеп уку кебек иҗади эшләрдә катнаштылар, библиографик биремнәр үтәделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, тизәйткечләр әйтеп телләрен шомарттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International