Урәсьбаш авылы китапханәчесе авылдашлары күрше - күләннәр белән аралашып торуны күздә тотып скандинавиячә таякта йөрүне оештырып җибәрде. Әлеге чара бер яктан аралашу чарасы булса, икенче яктан сәламәтлекне ныгыту,төрле тискәре уйларны булдырмау өчен менә дигән чара булып тора.