24 февраль көнне Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә уздырылган V төбәкара "Уйнагыз, гармуннар!" фестивалендә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Баламишкин” гармунчылар ансамбле, Күкшел авылы мәдәният йортының "Агымсу" гармунчылар ансамбле, Мәмәшир авылыннан Шаяхкамов Басир, Халиуллин Харис - баянчылар дуэты катнашып дипломнар һәм бүләкләр алып кайттылар. Шулай ук аерым башкаручылар - Мәмәширдән Галимуллина Сурия, Габдуллина Зөлфия, Кукмарадан Орлова Нәкия уңышлы чыгыш ясадылар.