Әдәби музыкаль кичә "Туган телем- иркә гөлем"

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Зур Кукмара урта мәктәбенең 4 класс укучылары белән Халыкара туган тел көне уңаеннан "Туган телем- иркә гөлем" дигән темага әдәби кичә үтте. Укучыларга туган телебез, аның үткәне, бүгенгесе турында мәгълүмат бирелде. Туган телебез турында риваять сөйләнде, язучыларыбызның матур шигырьләре укылды һәм туган телебезгә багышлап "Кем тизрәк?", "Танышу", "Чын татар исеме", "Сүз өстә" һ.б. уеннар уйналды. Шулай ук туган телебезгә багышланган мәкальләр искә төшерелде. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Туган телне яратыгыз, матур итеп сөйләшегез, тәмле телле булыгыз. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез, дигән сүзләр белән кичәбез төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International