Авыл мәдәният йортларында Ватанны саклаучылар көненә күңел ачу чаралары үтте

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Авыл мәдәният йортларында 23 февраль  - Ватанны саклаучылар  көненә багышланган күңел ачу чаралары үтте. Яңа Комар авыл клубында “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” конкурсы, Ядегәр, Зур Сәрдек, Березняк авылы мәдәният йортларында, Купка, Качимир, Иске Юмья, Поршур авылы клубларында, “Ягез әле, егетләр” конкурсы, Балды Кня, Иске Уча, Битлянгурда бәйрәм кичәсе, Югары Юмьяда “Солдат тормышыннан”, Өлгедә “Ил таяна безнең егетләргә” дип аталган чара, Түбән Өскебаш, Югары Шөндә бәйрәм концерты, Мәмәширдә “Бәйрәм белән, ир-егетләр!” дигән бәйрәм кичәсе, Пычак авыл клубында “Ягез әле, әтиләр!”, Чишмәбаш авыл клубында “Фикер- шоу” дигән интеллектуаль уен, Балыклыда “Сезнең тормыш үзе батырлык” исемле чара, Югары Арбашта “Башваткыч” уены, Село Чура һәм Пчеловодта  КВН, Арпаязда “Кызлар солянкасы”, Түбән Арбашта “Ягез әле, кем өлгер?” конкурсы, Ошторма Юмьядә тематик дискотека, Камышлыды “Күңелле стартлар” уены, Адай һәм Лельвижда бәйрәм концерты  куелды,  Ятмас Дусайда “Балалы солянка”дигән музыкаль кичә үтте, Салтык Ерыклыда һәм Кәркәвечтә Р.Хусаинованың “Табылдык”спектакле сәхнәләштерелде.

     Туембашта  Афган җирендә хезмәт  иткән солдатларга мемориаль такта ачылды, аннан Кышкы спартакиада үткәрелде.  

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International