Авыл мәдәният йортлары һәм клубларында мәдәни чаралар үткәрү дәвам итә

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Зур Кукмара, Березняк, Аш-Буҗи, Югары Шәмәрдән авыл клубларында “Әфганстан – йөрәк ярам” дигән тематик кичәләр, Өлгедә “Чана” бәйрәме, Манзарас мәдәният йортында “Җырлыйк әле”, Югары Өскебаш авыл клубында “Яшьнәп үткән яшьлек”, Пычакта – балалар өчен “Аулак өй”, Ятмас Дусайда – “Балалы солянка”, Ядегәрдә – “Яшьлегемә кире кайтам”, Югары Күзмистә “Май чабу” бәйрәмнәре үткәрелде, Кенәбашта – Раушан Шәрифнең “Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар” комедиясе куелды, Аш-Буҗида “Аш-Буҗи авылы тарихы” китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Барлык мәдәният учакларында “Гашыйклар көне” һәм “Ватанны саклаучылар көне”, Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан тематик чаралар узды.

Авыл җирлекләре арасында “Туган яктан илһам алып” дип исемләнгән фестиваль-конкурс дәвам итә. Байлангар, Янил, Каенсар һәм Күкшел мәдәният йортларында шул уңайдан тематик кичәләр үткәрелде, дип хәбәр итте район мәдәният йорты методисты Фәрзия Сәлләмова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International