Кукмара районында язгы чәчүгә 10,2 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы салынган

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Арпа, солы, бодай, вика, борчакның оригиналь орлыкларын һәм люпин белән кукурузның элиталы орлыкларын кайтару дәвам итә.

«Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Кукмара районы бүлеге базасында язгы чәчүгә орлыклар әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин, «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының район бүлеге белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы порталынды хәбәр ителә.

 

Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин, бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы оешмаларында 10,2 мең тонна (ихтыяҗка карата 116%) бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары әзерләнгән, диде. Арпа, солы, бодай, вика, борчакның оригиналь орлыкларын һәм люпин белән кукурузның элиталы орлыкларын кайтару дәвам итә.

Киңәшмә барышында орлыкларга фитопатологик экспертиза уздыру мәсьәләләре каралды һәм аларны агулау өчен препаратлар сайлау буенча тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International