Мәмәшир авылы китапханәсе “Ромашка” балалар бакчасындагы передвижкада тәрбияче белән берлектә “Чистота - залог здоровья” дип исемләнгән балалар иртәсе уткәрде.Әлеге чарада нәниләр чисталыкны иң беренче кулларны чиста тоту,сабынлап юуу,йоклый торган бүлмәләрнең һәрвакыт чиста тоту кагыйдәләренә төшенделәр.Соңыннан “Чисталык иленә сәяхәт” дип исемләнгән презентацияне зур кызыксыну белән карадылар.