«Ветераннар безнең янәшәдә»

2018 елның 27 апреле, җомга

Бөек Ватан сугышында җиңүнең җитмеш өченче елын каршы алу алдыннан «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  хезмәткәрләре  тыл хезмәтчәннәрен балалар белән очраштырдылар.

Очрашуның максаты- хәзерге буын балаларына патриотик тәрбия бирү, сугыш чорын узган өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү,  тарихи хәтирәләргә һәм Ватанны саклаучыларга яхшы мөнәсәбәттә булу.

Ветераннар белән очрашу традициясе Җиңү бәйрәме алдыннан ел саен үткәрелә. Очрашу вакытында  ветераннар белән хәрби тематикага, сугыш вакытында алар ничек яшәгәне һәм эшләгәне турында әңгәмәләр үткәрелә, күчтәнәчләр тапшырыла.

Мондый очрашулардан соң безнең ветераннарның кәефләре күтәрелә, алар үзләренең хәзерге буынга кирәклекләрен тоялар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International