«Гомер көзе» программасы буенча чаралар үткәрү

2018 елның 11 мае, җомга

         Кукмара районы «Тылсым»  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре,  егерме тугыз социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән «Гомер көзе»  социаль программасын  тормышка ашыру кысаларында  чаралар үткәрде.

         Программаның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында өлкән яшьтәге затларның, инвалидларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, көндәлек тормыш куркынычсызлыгын искә төшерү.

          Бүлекчә хезмәткәрләренең  мондый чараларны үткәрүе төп эш булып тора. Май аенда өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәткәрләр һәм шәфкать туташлары, бу программа буенча актив эш алып бардылар. Әңгәмәләрнең темасы: «Даруларның организмга тискәре йогынтысы».

Даруларның организмга тискәре йогынтысы аларны тиешле микъдарда кулланмаганнан  барлыкка килә. Тискәре йогынты препаратларның специфик активлыгы, аларның химик табигатенә бәйле рәвештә организмның үзенчәлекләренә карап реакция бирергә мөмкин.

Тискәре йогынты барлыкка килү уртак факторларга бәйле: препаратларны югары дозада билгеләү; авыру организмының индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча билгеләү; бер үк вакытта берничә дәвалау чарасын билгеләү; бала яки өлкән яшьтәге авыру булганда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International