Кукмара һәм Саба Кытайдагы Юйхуань һәм Вэнлинь шәһәрләре белән килешү имзалады

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Ханчжоу шәһәрендә «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумы барышында аларның тугандаш шәһәрләр булуы турындагы килешү төзелде.

Бүген Ханчжоу шәһәрендә «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумы барышында Саба муниципаль районы белән - Вэнлинь шәһәре  һәм Кукмара муниципаль районы белән Юйхуань шәһәре арасында тугандаш шәһәрләр булу турындагы килешү имзаланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы ягыннан килешүләргә имзаларын Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Дмитриев куйды.

 

"Без Чжэцзян провинциясе белән мөнәсәбәтләрне үстерү яклы. Беренче чиратта, икътисад өлкәсендә, - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Хәзерге вакытта муниципаль дәрәҗәдә дә багланышларыбыз булуы куанычлы".

  • 2003 елда Ханчжоу белән Казан арасында тугандашлык мөнәсәбәтләре турында килешү имзаланган иде. Узган ел Кукмара районы Юйхуань шәһәре белән икътисадый хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

"Бүген без Кумара районы белән - Юйхуань, Саба районы белән Вэнлинь арасында тугандашлык мөнәсәбәтләре турындагы килешү имзалау шаһитлары булдык. Шулай ук хәзерге вакытта Татарстан Республикасы белән Чжэнцзян провинциясе арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында килешү әзерләнүе турында хәбәр итәсем килә", диде Татарстан Президенты.

Татар-информ

Фото: instagram.com/rusminnikhanov/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International