24 май көнне Зур Кукмара авылы китапханәчесе яшүсмерләр белән табигатькә экскурсия ясады. Табигатьтә, сулыкларда һәрвакыт сак, уяу булырга, табигатебезне пычратмаска кирәклеге әйтелде. Чара табигать кочагында спорт уеннары, төрле ярышлар уйнап, велосипедта йөрү белән тәмамланды.