«Гарденотерапия» технологиясе буенча чара

2018 елның 25 мае, җомга

Май аенда  «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән  файдаланучылар белән   актив рәвештә «Гарденотерапия» технологиясе буенча сәламәтлек өчен файдалы чаралар оештырдылар.

Гарденотерапия – психологик һәм физик җитешсезлекләрне үсемлекләр ярдәмендә профилактикалау һәм реабилитацияләү.

Өлкән яшьтәге социаль хезмәтләрдән  файдаланучылар  социаль хезмәткәрләр  ярдәмендә өйләрендә бүлмә гөлләре, чәчәкләр, үсентеләр үстерәләр.

Практика күрсәткәнчә, алар бу эшне бик теләп башкаралар. Кирәкле эш белән шөгыльләнү өлкәннәрнең эмоциональ кәефләрен күтәрә, психик яктан  тәңгәлләштерә һәм тынычландыра. Бу төр эшчәнлек ачык психотерапевт юнәлешкә ия, эмоциональ яктан үзеңне тиешле дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирә, каты авырулардан соң кире үз хәлеңә кайту өчен психоэмоциональ торышны яхшырта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International