Элеккеге бертуган Комаровлар йортының ишегалды проекты - биредә нинди үзгәрешләр көтә?

2018 елның 8 июне, җомга

Тарихи җирлекләр һәм кече шәһәрләрнең Бөтенроссия конкурсында катнашып, Кукмара 55 миллион сум акча отты.

Бу безнең район өчен зур җиңү булды. Анда Россиянең 82 төбәгеннән 455 заявка тапшырылып, Татарстаннан барлыгы 14 эш җиңүгә иреште. Исемлектә безнең Кукмара шәһәре дә бар. Әлеге акчалар элеккеге бертуган Комаровлар йортының  ишегалдын кунак ихатасына әверелдерү өчен кулланылачак, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин. - Тарихи-мәдәни кыйммәткә ия бу биналарны реставрацияләп, әйләнә-тирәсен төзекләндереп, туристларны да җәлеп итәрлек ял итү-сәүдә урыны булдырылачак. Проект нигезендә биредә атриум формасында ябык ихата булдырылып, анда төрле мәйданчыклар ясалачак. Шул исәптән ярминкә павильоны, кафе, машина кую урыннары, сәүдә рәтләре урнаштыру күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International