2018нче елның 9 июлендә Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль - тернәкләнү бүлегендә ял итүче егерме өч өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен Кукмара муниципаль районы имам хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев белән очрашу оештырылды. Ял итүчеләр өчен әлеге конфессияара характерындагы очрашулар даими оештырылып килә.
Бүгенге очрашу барышында Рәдиф хәзрәт көн кадагындагы балалар тәрбияләү темасына басым ясады. Тормышчан мисаллар китереп, үсеп килүче алмашларыбызны Коръән кануннарына нигезләнеп тәрбияләргә үзенең киңәшләрен җиткерде.
Очрашу дусданә әңгәмә рәвешендә бик җылы һәм кызыклы иң мөһиме кирәкле дәлилләр белән үрелеп алып барылды. Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар үзләре өчен күп кенә яңалыклар ачтылар.