Аш-Буҗи авылы китапханәчесе, төрле яшьтәге балалар белән“Дару үләннәре жыю”дип исемләнгән табигатькә сәяхәт үткәрде. Китапханәче балаларга басуда үскән дару үләннәрен ничек файдаланырга, кайчан җыярга кирәклелеге хакында аңлатып үтте. Үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлекләре турындагы мәгълүмат һәркемдә зур кызыксыну уятты.