Татарстанда яшенле яңгырлар дәвам итәчәк

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр, шулай ук яшенле яңгыр булуы ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәг республикада җил көньяк-көнбатыштан, талгын исәчәк. Яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип фаразлый синоптиклар.

Төнлә һава температурасы +13..+18, көндез +23..+28 градус җылы булуыр дип көтелә.

8 августта шулай ук аязучан болытлы һава булачак. Төнлә күпчелек районнарда, көндез урыны белән яңгыр, шулай ук яшенле яңгыр явуы ихтимал. Көнбатыштан искән җил төньяк-көнбатышка күчә, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә +11..+16, көндез +19..+24 градус җылы булыр дип фаразлана.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International