Саба районы үзешчәннәре 2019 елның 20 март көнендә, Кукмара район мәдәният йортында Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан “Алга атла, Комсомол!” – дип исемләнгән зур концерт программасы тәкъдим итә. 145 кеше катнашындагы әлеге концертта, комсомол елларындагы җырлар, биюләр, кинофильмнардан өзекләр аша милләтләр дуслыгы һәм бердәмлеге чагылыш таба. Октябрятлар, пионерлар, комсомоллар чыгышлары – тарих битләрен барлый. 1970-1980 нче еллардагы тормыш-көнкүреш җиһазларыннан, азык-төлек товарларыннан торган күргәзмә шул елларга алып кайта.
Башлана 19:00