2019 елның 16 мартында «Зилант» спорткомплексында 2008 елгы кызлар һәм малайлар арасында, 2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында, аннан да өлкәнрәк, шулай ук 55 яшь һәм аннан да өлкәнрәк спорт ветераннары арасында «Бердәм Россия " Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кукмара җирле бүлеге призларына өстәл теннисы буенча ачык турнир узды.

2019 елның 19 марты, сишәмбе

2019 елның 16 мартында «Зилант» спорткомплексында 2008 елгы кызлар һәм малайлар арасында, 2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында, аннан да өлкәнрәк, шулай ук 55 яшь һәм аннан да өлкәнрәк спорт ветераннары арасында «Бердәм Россия " Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кукмара җирле бүлеге призларына өстәл теннисы буенча ачык турнир узды. Ачылу тантанасында Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары Равия Абдулла кызы Каримуллина, «Бердәм Россия» партиясе башкарма комитеты җитәкчесе Камилә Мингазетдин кызы Яппарова, Кукмара муниципаль районы өстәл теннисы федерациясе президенты Ринат Витальевич Ваһапов сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Ярышта, Балтач, Шәмәрдән поселокларыннан, Сәрдекбаш, Туембаш, Омга, Зур  Кукмара авылларыннан, Кукмара, Арча, Нократ Аланы , , Малмыж шәһәрләреннән 120 дән артык кеше катнашты.

Көн ахырына барлык яшь төркемнәрендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Кызлар арасында 1 урынны Динә Кәримова, Дилә Кәримова (Зилант) 2 урынны, Камилә Гайнетдинова ( Сәрдекбаш) 3 урынны алды. Малайлар арасында Искәндәр Гәрәев (Шәмәрдән), икенче урында Данияр Камалов( Кукмара), Ранил Минибаев (Шәмәрдән) өченче урында.

2007 елда туган һәм аннан өлкәнрәк кызлар арасында Гөлчәчәк Гыйльметдинова(Туембаш) җиңүче булды, икенче урында Илзия Фәйзрахманова (Зилант), өченчедә Фәридә Гыйльметдинова (Туембаш). Егетләр арасында 1 урын Виталий Зыкин (Нократ Аланы), 2 урын – Данил Белов (Зилант), өченче урын - Марат Маковецкий (Нократ Аланы) . Спорт ветераннары арасында Ринат Ваһапов , көмеш медаль иясе Наилә Хәбибуллина , бронза - Миннәхмәт Газизов (Кукмара) җиңү яулады . Җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр, бүләкләр һәм гадәттәгечә кызлар һәм хатын-кызлар чәчәкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International