Мәмәшир авылы китапханәчесе "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе белән берлектә "Без барысын да белергә тиеш" дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрде. Чара барышында балаларның җәйге чорда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә, яктылык кайтаргыч элементлар буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калуга юнәлдерелгән «Игътибар балалар» дигән әңгәмә үткәрелде. Балалар аларны зур кызыксыну белән тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр. Чара китап, журналларны күзәтү белән тәмамланды.