Нормабашта Корбан ашы үткәрелде

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Анда авылда һәм авылдан читтә яшәүче сикләнләп кеше катнашты

Нормабашта авыл мәчете һәм шушы авыл килене Фәния Хәмидулла кызы Ганиева ярдәме белән Корбан ашы үткәрелде.

Анда авылда һәм авылдан читтә яшәүче сикләнләп кеше катнашты. Мәҗлескә килүчеләрне авыл имамы Рафис хәзрәт Гыйльмуллин авыл мәхәлләсендә узган бер ел дәвамында башкарылган эшләр белән таныштырды. Кукмара шәһәренең Туеш мәчете имамы Райнур хәзрәт Шәфигуллинның вәгазен дә һәркем кызыксынып тыңлады.

Фәния Ганиева авылның хөрмәткә лаек киленнәренең берсе. Ул ире Мулланур Миннәхәт улы Ганиев фаҗигале төстә вафат булгач бер ялгызы ике мала үстерде, аларны олы тормыш юлына озатты. Инде оныклар үсеп килә. Үзе эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Авылда оештырылган мәдәни чараларга да матди ярдәм күрсәтә. Ире вафатыннан соң узган егерме биш ел дәвамында ай саен диярлек биавылга кайтып кайнанасы Гөлсәвиянең хәлен белеп тора Мәҗлестә катнашучылар Фәния Хәмидулла кызының әлеге сыйфатларына соклануларын белдерделәр, аңа тормыша, эшендә уңышлар теләделәр.

 

Рәшит Минегалиев, автор фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International