Сергей Димитриев хезмәт коллективларын районда башкарылган эшләр белән таныштырды

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Очрашу барышында ул халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев металл савыт-сабалар заводы һәм киез итек-киез комбинаты хезмәткәрләре белән очрашты. Иң элек ул районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук Сергей Димитриев коллективларга тырыш хезмәтләре, район сәнәгатен үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Соңыннан очрашуда катнашучылар юллар төзелеше, балалар бакчасы өчен түләүләр, машина кую урыннарына кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларын җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International