Кукмараның Аман-Оштырма авылында 110 миллион сумга төшкән юл ачылды

2019 елның 6 сентябре, җомга

Әлеге юл федераль программа нигезендә түшәлде, аның озынлыгы 3 чакрым 44 метрны тәшкил итә.

Бүген Аман-Оштырма авылында федераль программа кысаларында төзелгән юлны ачу тантанасы булды. Ә  башкарылган эшнең бәясе 110 миллион сумга төшкәнлеген ишеткәч,  авыл халкы тел шартлатып куйды. Ни дисәң дә, юллар - кыйммәтле уңайлык шул.

- Мин биш ел элек район башлыгы булып эшли башлаганда сезгә килеп, юл салырга вәгъдә иткән идем, менә, ниһаять, ул көн җитте. Әлеге юл федераль программа нигезендә түшәлде, аның озынлыгы 3 чакрым 44 метрны тәшкил итә. Ул башта таштан гына эшләнергә тиеш иде, әмма без, барлык авырлыкларны да җиңеп чыгып, аны асфальт дәрәҗәсенә җиткерә алдык, - диде район башлыгы, бәйрәмгә килүчеләрне сәламләп. – Шушы юл авылның үсешенә этәргеч булсын, йортлар салынсын, яшьләр туган якларында калсын иде. Сезне юллы булуыгыз белән чын күңелемнән тәбрик итәм.

Авыл халкының сөенечен уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да кайткан иде. Ул чарада катнашучыларга алга таба да яңа объектлар ачканда очрашырга насыйп булсын, дигән изге теләкләрен җиткерде.

Аман-Оштырма юлын “Татавтодор” җәмгыятенең  “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы хезмәткәрләре эшләгән. Участок җитәкчесе Илшат Вилдановның сүзләренә караганда, биредә төзелеш эшләре бу елның май аенда башланып киткән. Эш барышында ут баганалары күчерелгән, күперләр ремонтланган...

 Бу юлны бик тырышып төзедек, аның өчен күп киртәләрне җиңәргә туры килде. Төзелеш барган урынга якын җирдә себер түләмәсе авыруыннан үлгән малларны күмү базы булу сәбәпле, хәтта эшчеләргә вакцинация ясаттык, - диде ул. – Аллага шөкер, барысы да хәвеф-хәтәрсез узды.  Безгә ярдәм күрсәткән өчен, авыл халкына рәхмәтемне белдерәм. Инде шушы юллардан исән-сау йөрергә язсын.

“Мин үзем Саба районыннан, бирегә килен булып төшкәнемә егерме биш ел булган инде. Ул вакытта авылда юллар бик начар иде. Ниһаять, асфальт өслекле җирләрдә басып торабыз, машиналарда чыжлатып кына йөрибез. Бәлки яхшы юллар авылны җанландырып җибәрер, яшьләр дә читкә китмичә, туган якларын сайлар”, - диде Гөлнара Хәсәнова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International