“Әти, әни, мин-спорт һәм тату гаилә  “  дип аталган  спорт бәйрәме

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

         16 октябрь  көнне Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә балалар һәм аларның әти – әниләре катнашында “Әти, әни, мин-спорт һәм тату гаилә  “  дип аталган  спорт бәйрәме үткәрелде.

Катнашучылар ике командага бүленде: «Йолдыз» һәм “Кояш".   Бәйрәмдә командалар табышмакларга җавап бирделәр, көч сынаштылар, аркан тарттылар, күлләвекләрне дөрес әйләнергә өйрәнделәр, зонт астында йөгерделәр, тоннель буенча уздылар, туп белән уйнадылар.  Эстафета арасында балалар биеделәр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Чара барышында иркен һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде.

Үткәрелгән спорт чарасы тәрбияләнүчеләрнең физик үсешенә генә түгел, ә әхлакый тәрбия бирүгә, уңай эмоцияләр формалаштыруга, шулай ук ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга да ярдәм итте.

 

I-коррекцион төркем тәрбиячесе: Алексеева Наталья Петр кызы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International