“Булачак һөнәр белән танышу”

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

2019 елның  10 нче декабренда Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара, Загидуллина Алия һәм  Кукмара муниципаль районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә «Мин һөнәрләр дөньясында» яшь гаиләләр һәм яшьләр белән эшләү буенча яңа программа кысаларында максатчан төркем белән очрашу үткәрелде.

 Аның төп темасы: “Булачак һөнәр белән танышу”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән яшүсмерләр арасында һөнәр сайлау – ул иң мөһим карар дип әңгәмә корылды.   Чарада катнашучылар шулай ук «һөнәр калейдоскобы» дигән видеоролик карадылар,  шулай ук чара ахырында йомгак ясалды, буклетлар өләшенелде.

Утырышта уздырган чараның максаты: яшь һәм индивидуаль-типологик үзенчәлекләрне исәпкә алып, яшьләрне һәм яшь гаиләләрне һөнәри юнәлеш бирү буенча әзерләү, хезмәткә мотивация, хезмәт сөючәнлек һәм эшкә сәләтлелек дәрәҗәсен күтәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International