Читаттагы "Урам бәйрәме" бүген Ворошилов урамында 20 йорт ишегалдында булды. Бәйрәмдә район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка җитәкчеләр катнашып, халыкны борчыган сорауларга җавап бирделәр. Бу йорт алдында балаларга уен мәйданчыгы узган ел ясалган иде, быел волейбол площадкасы яшь спортчылар карамагына тапшырылды. Бәйрәм, әлбәттә, җырсыз-моңсыз булмый. Урам халкы, килгән кунаклар район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт карады, табындагы сый-хөрмәттән авыз иттеләр.