Мәчкәрә мәктәп-интернаты укучылары янына район пенсионерлар союзы әгъзалары кунак булып килгәннәр. “Бу безнең балалар өчен көтеп алынган зур бәйрәм булды. Алар килүгә тәрбияче Рузилә Миргазизова һәм педагог-оештыручы Зөлфәт Баязитов җитәкчелегендә балалар һәм мәктәбебез коллективы концерт программасы әзерләгән иде.