ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

Манзарас авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар белән “Кичке уен” үткәрде. Монда балалар белән әбиләребезнең яшь чакларында яратып уйный торган уеннарын уйнады, җырлады –биеде. Туган телгә багышланган күргәзмә белән танышты. 

23 февраль көнне Вахит авылы мәдәният йортында-күптән көтеп алынган, авылыбызның гүзәл затлары,кызлары катнашында шаулап,гөрләп- “Кызлар Солянкасы”  III сезон концерты узды. “Кызлар Солянкасы”-Вахит авылында ел саен үткәрелә торган проект. Әлеге концертта авылыбызның хатын-кызлары барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлый.

 “Кызлар Солянкасы” концертында- Нәзилә Тимергалиева җитәкчелегендәге “Наза” фольклор ансамбле, студентлар,мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты, исәптә 35(!) катнашучы,алар тамашачыларга үз осталыкларын күрсәттеләр: моңлы җырлар, дәртле биюләр,егетләргә мода, кызыклы скетчлар бүләк иттеләр,халык белән уеннар уйнап бар халыкны ял иттерделәр. Аларның тамашаларын карарга 250(!) тамашачы җыелды, хәтта төрле авыллардан,шәһәрләрдән кунак булып килүчеләр дә бар иде. 2,5 сәгатьлек күңелле,онытылмаслык концертта халык көлде дә,рәхәтләнеп күңел дә ачты. Барлык катнашучыларга мәдәният йорты мөдире Нәсыйха Нәбиева зур рәхмәтләрен җиткерде.

Концертның сценарий авторы,алып баручысы-КФУ студенты-Марсилә Фәхертдинова алып барды.

Өлге авылы клубында, күп санлы авылдашлар соравын исәпкә алып, "Кар бабай маҗаралары" дип аталган курчак спектакле кабатлап күрсәтелде. Әле җәйдән генә эшли башлаган курчак театрының әлеге спектакле нәни тамашачыга да, өлкәннәргә дә бик ошады. Спектакль алдыннан балалар Убырлы карчык белән фотога төшеп, истәлеккә әкияти фотолар алдылар. Курчак театрының деректоры булган Убырлының капчыгына утырып "Убырлы мәктәбенә" дә китмәкчеләр иде, тик Убырлының капчыгы гына тишек булып чыкты. Ахырда аның чемоданын ачарга булышып, балалар әкият геройларын йокыдан уяттылар. Спектакль исә, балаларны әкияти урманда куян малайлары ясап куйган Кар бабайның кызыклы маҗаралары белән дус-тату яшәүгә өндәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International