Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова 4-5 сыйныф укучылары белән “Тел – халыкның горурлыгы, аның рухи байлыгы” исемле әңгәмә үткәрде.
1 март көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина, «Астрид Линдгрен и её любимые герои» дип исемләнгән республика күләмендәге акция кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары белән «Мир героев А. Линдгрен» дип аталган китапханә дәресе үткәрде.
2 март көнне Березняк авылы китапханәчесе Гөлшат Сабирзянова 2-4 нче сыйныф укучылары өчен “Астрид Линдгрен геройлары” дигән темага могҗизалар кыры үткәрде.
Пычак авыл китапханәчесе дус, тату яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәббәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү, табигатьтәге матурлыкка соклану хисе, балаларның күңелләренә әхлак тәрбиясе булдыру максатыннан, Арпаяз балалар бакчасында “Дусларың булсын икән” дигән тәрбия сәгате үткәрде.
1 март көнне Әсән - Елга авылы китапханәсендә 6 сыйныф укучылары белән швед балалар язучысы А.Линдгренның тууына 110 ел тулу уңаеннан аның тормышы һәм иҗатына багышлап “Швеция әкиятчесе” дигән китапханә дәресе үткәрелде.
28 февраль көнне Лельвиж авылы китапханәчесе Людмила Егорова башлангыч сыйныф укучылары өчен рус һәм удмурт әкиятләре яктырткан «Путешествие в страну сказок» дип аталган китапханә дәресе үткәрде.
Кукмара муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе һәм Кукмара туган якны өйрәнү музее белән берлектә, совет чоры татар әдәбиятының күренекле вәкиле - проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, "Көмеш сулы Нурминкә" повестеның авторы Ибраһим Газиның тууына 110 ел тулу уңаеннан, төбәкара фәнни– тикшеренү укуларын оештырды.
1 март – Халыкара наркомафия һәм наркобизнеска каршы көрәш көне уңаеннан Әсән Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нафикова 6 сыйныф укучылары белән Телдән журнал дип аталган чара үткәрде.
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда уза торган чираттагы утырма 28 февраль көнне ААҖ “Хыял” тегү фабрикасында үтте. Утырмада катнашучылар өчен фабрика буйлап Баграмова Сусанна Гарниковна тарафыннан эчтәлекле экскурсия уздырылды.