ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

Зур Кукмара авылы мәдәният йортында, Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, укучылар белән “Наркомания- афәт ул” дигән темага фикер алышынды, укучыларга "авыру"ның асылы, килеп чыгу hәм таралу сәбәпләре турында аңлатылды. Газета –журналларда чыккан материаллар тәкъдим ителде. Тәмәке, хәмер, бигрәк тә, наркотик - кеше өчен иң куркыныч, зарарлы әйбер булуы әйтелде. Китаплардан, вакытлы матбугаттан алынган мисаллар күрсәтелде, укып фикерләр алышынды. Чарада 5-8 сыйныфлар арасыннан барлыгы 12 укучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International