ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Лельвиж авылы китапханәсендә «Нам от болезней всех полезней»исеме астында сәламәтлек дәресе узды.

Чишмәбаш авылы китапханәчесе язучы Г. Ибраһимовның 130 еллыгына карата “Галимҗан Ибраһимов безнең йөрәкләрдә” дигән әдәби кичә, аның әсәрләреннән төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. 

Халыкара сулыклар көненә Татар Толлысы авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары белән “Су- тереклек чыганагы” дип аталган экологик сәгать узды.

Татар Толлысы авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары белән үзләренең авылларындагы чишмәләргә экскурсия оештырды. 

1 апрель көнне илебез Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. 

Халкыбыз мирасы булган халык уеннарын искә төшерү, яшь буынга җиткерү, милли горурлык тәрбияләү максатыннан , 22-март көнне Өлге авылы клубында балалар өчен “Дуслыгыбыз белән көчле без!” дип исемләнгән уеннар кичәсе узды. Кичәгә килгән балалар татар халык киемнәрен киенеп, кайчандыр кичке уеннарда әби-бабалары уйнаган уеннарны уйнап күңел ачтылар. Балаларга бу бәйрәмдә “Гөлбану”, “Ачык авыз”, “Яулык яшерәм”, “Түбәтәй”, “Капкалы” кебек классик уеннар белән бергә заманча уеннар да тәкъдим ителде. Балалар элеккеге уеннарны да бик яратып кабул иттеләр, мавыгып уйнадылар. Бәйрәм чәй өстәле артында уеннардан алган тәэсирләр белән уртаклашу, тәмле чәй белән сыйлану белән дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International