ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2017 ел
җомга

Ядегәр авылы китапханәсендә урта яшьтәге балалар белән “Һәр һөнәр мактаулы” дип исемләнгән  дәрес узды. 

Чишмәбаш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән  кошлар көненә багышлап рәсем конкурсы үткәрде. 

Каенсар авылы китапханәчесе клуб эшчеләре белән берлектә экология елына багышлап “Табигатьне саклыйк” дип аталган әдәби кичә уздырдылар.

Чарлы авылы китапханәчесе  башлангыч сыйныф укучылары белән рәсем конкурсы «Пусть всегда поют нам птицы» һәм экология елы уңаеннан акция оештырды«Чей скворечник лучше».

Мәмәшир авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Нәүрүз” бәйрәме оештырды. 

Мәмәшир авылы мәдәният йортында мәдәният,театр көннәре уңаеннан "Җәүһәр" клубына йөрүчеләр белән "Сәхнә дигән олы тәхет" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Моннан 20-25 ел элек спектакльләр уйнап йөргән өлкән үзешчәннәребез үзләренең истәлекләрен янарттылар.Татарстан радиосында эшләгән Нигъматуллин Харис абый хезмәт чорында аралашкан халкыбызның күренекле шәхесләре С.Садыйкова, Г.Кайбицкая, З.Басыйрова һ.б. турында сөйләп үтте.Җирле шагыйрәләребез яңа шигырьләрен укыдылар.Кичә барышында спектакльләрдән дуэтлар, ялгыз җырлар башкарылды.Кичә табын артында дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International