ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2017 ел
җомга

Халыкара кошлар көненә Ядегәр авылы китапханәсендә “Канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән чара үтте. Китапханәче балаларга кошлар турында хикәяләр укыды, бездә кышлаучы кошлар, аларны ничек тәрбияләргә кирәклеген аңлатты. Соңыннан укучылар үзләренең яраткан кошларын ясадылар.

 

Мәмәшир авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Кошларның экологик әһәмияте” дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында  балалар  туган ягыбызда яшәүче кошлар, аларның табигатькә ясаган файдасы турында сөйләде. Шулай ук ничек һәм кайда кошларга оя куярга кирәген дә аңлатты.

Манзарас авылы китапханәчесе  “Әкият” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме  балалары белән  кошлар көнен билгеләп үтте. 

Пычак авылы китапханәчесе укучыларга кошларның файдасы турында аңлату, кошларны ничек кайгыртырга, кошларны аера белү сәләтен үстерү,кечкенә дусларыбызга ярдәм итәргә өндәү максатыннан «Сыерчык» һәм “Карлыгач” командалары арасында КВН  үткәрде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International