ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

Экология елы уңаеннан Каркаусь, Вахит авылы авылы китапханәләрендә экологик дәрес узды. Бу чараның төп максаты булып балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү,туган як табигатенә мәхәббәт хисе тәрбияләү, табигатьне ярату, җирне, суны пычратмау, яшеллекне саклау шәфкатьле булырга тиешлелеге аңлатылды.

Ядегәр авылы китапханәчесе 1 сыйныф укучылары белән  “Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара” исемеле әдәби музыкаль кичә уздырды. Балалар төрле халык биюләре белән якынрак танышып, аларның киенү үзенчәлекләре, бию тарихы һәм юнәлешләре турында мәгьлүмат алдылар. Кичәнең ахыры “Pango” япон халык биюен өйрәнү белән тәмамланды.

Наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында Поч-Кучук авылы китапханәсендә яшьләр өчен әңгәмә, наркомания темасына багышланган  “Тихая эпидемия” видеофильм күрсәтелде, наркотиклар турында белешмә бирелде. Соңыннан укучылар үз фикерләрен әйтеп, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк дигән фикергә килделәр.

Мәмәшир авылы китапханәчесе ”Нур” клубының,”Китапханәче –безнең киңәшчебез” исемле чираттагы утырышын үткәрде.Чара китап һәм китапханә эше турында мәкальләр әйтешеп,” Әдәбият- заман көзгесе” дип исемләнгән китап күргәзмәсенен күзәтү белән тәмамланды. 

24нче май көнне Кәркәвеч мәдәният йортында гаилә көне булып узды. "Гаилә учагыгыз сүнмәсен,сүрелмәсен" дигэн девиз астында үткән бәйрәм чарасына гаилә учагын сүндермичә саклаган, урнәк гаиләләр чакырылган иде. Кәркәвеч авылыннан Нәкип абый белэн Минзалифә апа Маслявиевлар 45 ел бергә гомер кичергәннәр, Ташлы-Елгадан Рашит һәм Әльфия Газизуллиннар да тормыш юлын кулга-кул тотынып 30 ел бергэ үткәннәр. Тантаналы чарада юбилярларны дуслары, туганнары, балалары котлады. Бәйрәм тугәрәк өстәл артында дәвам итте.

Зур Сәрдектә  бер матур традиция яши, Соңгы кыңгырау бәйрәме көнне кич белән тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары мәдәният йортына дискотекага җыелалар. Алдан, гимназия белән мәдәният йорты арасындагы бер чакырым юлны, мәктәп җырларын җырлап, унберенче сыйныф укучылары уза. Бераздан, урам тутырып, тугызынчы сыйныфлар җырлап килә.Тамаша карарга чыккан халык, күңелдән генә булса да,үзенең мәктәп елларына сәяхәт итеп, күз яшьләрен сөртеп кала.Яраткан укытучылары белән, мәктәп формасыннан соңгы дискәтүк уздырыла.Әлеге фотоларда 25-май көнне уздырылган тамашалар чагыла.Гимназиядән китүче чыгарылыш сыйныф укучыларына бары тик хәерле юллар, игелекле дуслар, тормыш уңышлары телибез!

26-май көнне Зур Сәрдек җирлегендә "Игенче " хуҗалыгының язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, чәчүчеләр өчен бәйрәм уздырылды. Табигать кочагына корылган табын артында җыр-шигырь белән үрелеп барган бәйрәм бик күңелле үтте.

26 май көнне Кнәбаш авылы клубында "Яшик бу дөньяны яратып" дип исемләнгән иҗади концерт узды. Әлеге концертта бер ел эчендә өйрәнелгән барлык җырлар, кызыклы миниатюралар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Бу концерт авыл халкының күңеленә бик хуш килде. Концерт ахырында балалар диплом һәм истәлекле буләкләр белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International