ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

30-июнь һәм 1-июль көннәрендә районыбызның һәр почмагында "Сабантуй" бәйрәмнәре гөрләде. Быелгы программа үзенең камилләшкән һәм тагы да мавыктыргыч булуы белән аерылып торды. Күңелле уеннар, театральләштерелгән пролог, чакырылган татар эстрадасы йолдызлары халыкка бәйрәм рухы бүләк итте.

30 нчы июнь көнне Күкшел авылы җирлегендә "Сөрән"-Сабантуйга яулык җыю бәйрәме булып узды.Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр Күкшел мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Гореф-гадәт буенча авылда яулыкны япь-яшь егетләр җыя. Алар матур итеп киенеп билләренә чигүле сөлге, башларына түбәтәй, аякларына итек киеп, җырлап-биеп, бөтен авыл халкын бәйрәм рухына баетып, бәйрәмне ямьле итеп уздыралар.Мәдәният йортында эшләүчеләр алар артыннан җыелган яулыкларны, бүләкләрне барлап җыеп йөрделәр.Бәйрәм төнге сәгать 1 дә башланып иртәгесен 17 сәгатьтә тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International