ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

19 - июль көнне Өлге авылы балалары өчен клуб һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан табигать кочагында ял оештырылды. Авылыбызның иң матур урыннарының берсе булган "Салкын чишмә" янында табигать кочагында уздырылган бу чарада балалар кызыклы уеннарда уйнап, конкурсларда катнашып, үзара көч сынашып, күңелле ял итеп иттеләр, дуслыкларын ныгыттылар. Борынгы самавырга салкын чишмә суы салып, чәй кайнатып, хуш исле үлән чәе белән сыйланып алгач, китапханәгә яңа китаплар кайткан белән танышып, үзара фикер алышырга да өлгерделәр. Экология елы уңаеннан оештырылган элеге чарада балаларга табигатьне сакларга кирәклеге, кешенең җир анабызга булган мөнәсәббәтеннән чыгып, кем икәнлеге күренгәне тагын бер кат искәртелде. Табигатьне саклау - һәркемнең бурычы. Без,үзебездән соң килгән буынга, суларыбызны чиста, һаваларыбызны калдырсак пычратмыйча,изге бурычларыбызны үтәгән булырбыз.Тирә-юнебез чиста, ямьле булсын, һәрчак балкып торсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International