ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шушы уңайдан Күкшел авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән берлектә ”Конституция төп закон” дип исемләнгән тәрбия дәресе уздырды.Чара барышында укучылар дәүләт символлары, конституциянең эчтәлеге белән якынрак танышып, викторина сорауларына җавап эзләделәр. Дәрес укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.

Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Контитуциясенең 25 еллыгы уңаеннан Кукмара районы авыллары мәдәният йортларында күп төрле бәйрәм чаралары үтте.  

2 ноябрь көнне Әсән-Елга авылы китапханәчесе балалар бакчасында үткәрелгән"Уңыш бәйрәме"ндә бакча карачкысы ролендә катнашты. Бәйрәмдә нәниләр арасыннан 2 команда көч сынашты. Иң тапкыр командага урын билгеләнде һәм бүләкләр тапшырылды. Бу бәйрәм балаларыбызга үзебез үстергән уңышның никадәр файдалы икәнен белергә ярдәм итте.

     3  ноябрь көнне   Мәмәшир авылы китапханәсе “Нур” клубына һәм мәдәният йортының “Җәүхәр” берләшмәсенә  йөрүче  өлкәннәре белән   “Җырланмаган әле безнең җыр” дип исемләнгән иҗат концерты  оештырды.

Кичәнең кунагы  булып кайткан  авылдашыбыз- шагыйрә Рифә Рахман да кичәгә аеруча матур  бер ямь өстәде. Кичә шагыйрәнең  авыл сулышын һәм аның кешеләренә багышлап язылган бай эчтәлекле шигырьләре, өлкәннәребез тарафыннан  яратып башкарыла торган җырлары, дәртле биюләре белән үрелеп барды.

5 ноябрь  көнне “Карлыгач” балалар бакчасына йөрүче нәни китап укучылар Байлангар  китапханәсенә кунакка килде. Чараның барышында балалар “Кызыл китап”ка кертелгән хайваннар, кошлар, дару үләннәре турындагы белемнәрен ныгытты.

Нәни тамашачылар арасында уздырылган табышмаклар бәйгесе бу балаларның да табигать хәзинәләре турында белемнәре булуын күрсәтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International