ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Ядегәрь авылы китапханәчесе  2 нче сыйныф укучылары белән “Хайваннар дөньясында” дип исемләнгән уен- дәрес уздырды. Әлеге чара балаларга йорт һәм кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету, аларга карата мәрхәмәтле булырга кирәклеген күздә тоту максатыннан үткәреде.

    Дәрес барышында балалар  берәр хайван турында мәгълүмат бирделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләделәр. Соңыннан Нури Аслановның “Ринат авылда” шигырен, С.Сәүбанованың “Нәни болан баласы” әкиятен уку белән тәмамланды.

Байлангар авылы китапханәчесе урта яшьтәге мәктәп укучылары белән  “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл”дип исемләнгән әңгәмә уздырды.  Әлеге чарада укучыларда үз-үзләренә хөрмәт, әйләнә-тирәдәгеләргә ышаныч, сәламәт яшәү  рәвеше тәрбияләү, куркыныч чирләрдән кисәтү чарасы турында сөйләнде.”Тәмәкенең зарары”,”Тарттынмы-җавап бир!”, “Табиб сүзенә колак сал”,”Тәмәке куркыныч матдә”дигән кебек сорауларга җаваплар тыңланды.

Туган авылның, туган якның табигатен өйрәнү, аның белән ныклап кызыксыну, туган төбәктәге табигать  үзенчәлекләрен белү, асылына төшенү – үз йортыңны, мәктәбеңне, авылыңны, илеңне ярату кешенең рухи ныклыгы өчен зарур. Чөнки һәркем өчен авыл, туган җир ифрат зур һәм тирән мәгънәгә, җуелмас хатирәләргә ия. Шул максаттан Ядегәрь авылы китапханәчесе 4 сыйныф укучылары белән “Туган авылым” дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Чара барышында укучылар авылыбызның тарихы, күренекле шәхесләре белән танышып мәдәният йортында урнашкан музейда булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International