ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

17 нче ноябрь көнне Янил авылы китапханәчесе, мәдәният  йорты хезмәткәрләре  белән  берлектә, авылдашлары Айнур белән Илназны армияга озату кичәсен үткәрде. Армия сафларына чакырылган егетләребезнең әти-әниләре,  улларының исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды:матур җырлар яңгырады , солдат тормышы белән бәйле  эчтәлекле шигырьләр укылды. Барлыгы 80 кеше катнашты.

Янил авылы китапханәчесе 1-3 нче сыйныф укучыларына "Әкиятләр илендә”дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче  гадәти һәм тылсымлы әкиятләр турында сөйләде. Геройларының яманлык, усаллык белән көрәшеп, әкият яхшылыкның җиңүе белән төгәлләнүен аңлатты. Соңыннан  балалар канатлы бозау әкиятен карап,  андагы  геройларны чагылдырган викторина сорауларына җавап эзләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International