ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Байлангар һәм Күкшел авыл җирлекләрендә үтте.

13 февраль көнне китапханәдә “Гөрләвек” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен Ватанны саклаучылар көненә багышлап әдәби-уен оештырылды. Китапханәче Закирова Ф.Ф. презентация ярдәмендә балаларга әлеге бәйрәмнең тарихын сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды.  Балалар  әкият, мәкаль-әйтем, геройлар темасына әзерләнгән уен-конкурста катнашты, мультфильм карады.

             Пычак авыл клубында  үткәрелгән   “Җилкәннәр җилдә сынала”  дигән кичәбездә явыз язмыш ихтыярына бирешмичә яшәргә, көрәшергә, иҗат итәргә көч тапкан, авырлыклар алдында сынмаган, үзендә яшәр өчен көч тапкан, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның якты истәлегенә багышланды.  Кичәбез укучыларыбызның вальсы белән башланып китте. 

Олыяз авылы китапханәсендә Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан китапханәгә йөрүче укучылар белән  “Язмышларга буйсынмас җан” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Кичә барышында укучылар  Фәнис Яруллинның катлаулы тормыш юлы, иҗаты, гаиләсе турында сөйләшеп, фикер алышты. Фәнис Яруллинның шигырьләрен, “Яшел утрау хуҗалары” дип исемләнгән повестен укып, аның турында презентация карады. 

Урәсьбаш авылы китапханәчесе детсад балалары белән яшь герой- антифашист көненә багышлап «Юные герои войны» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Әлеге чарада герой-пионерларның яшь кенә булуларына карамастан,  фашист илбасарларына  карата нәфрәт  тулы батырлыклар эшләргә мөмкинлек бирде.

Лев Николаевич Толстой - балалар өчен дә бик күп әсәрләр иҗат иткән язучы.  Аның кечкенәләр өчен иҗат ителгән "Три медведя", "Сказка об Иване-дураке и его двух братьев" һәм башка әкиятләре бар.Урәсьбаш авылы  китапханәчесе балаларга  Л.Толстойның  "Три медведя" әкиятен кычкырып укыды һәм укыган буенча фикер алышу оештырды.

Үрәсьбаш авылы  китапханәсендә мәктәп укчылары белән Татарстан Гербы кабул ителгән көнгә багышлап “Татарстан Гербы – минем горурлыгым” дип исемләнгән танып белү сәгате уткәрелде. Презентация карап балалар Татарстан дәүләт Гербының тарихы белән таныштылар, зур игътибар белән барс турындагы легенданы тыңладылар һәм Гербта сүрәтләнгән һәр символның мәгънәсен белделәр. Чара ахырында балалар викторина сорауларына җавап биреп кызыклы призлар белән бүләкләнделәр. 

Урәсьбаш авылы китапханәчесе авылдашлары күрше - күләннәр белән аралашып торуны күздә тотып скандинавиячә таякта йөрүне оештырып җибәрде. Әлеге чара бер яктан аралашу чарасы  булса, икенче яктан сәламәтлекне ныгыту,төрле тискәре уйларны булдырмау өчен менә дигән чара булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International