ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

11 апрельдә Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Корбанова авыл клубына, "Иҗат көзгем -Туган ягым" кичәсенә, җирле каләм тибрәтүче авторларны очрашуга чакырды. Әсәрләрендә шушы якның кешеләренең язмышлары, туган җирнең бар гүзәллеге урын алган каләм ияләре үзләренең язмалары белән таныштырдылар.Кичәне клуб мөдире Нурия Галиева алып барды.Бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелгән кунакларны авыл тамашачысы һәм Чишмәбаш башлангыч мәктәбе коллективы алкышлады. Гыйбрәтле хикәяләр авторы Фәридә Хисамова, Мөнәвәрә Шәфигуллина, шигырь язучылар Рәйханә Мостафина,Наилә Сәгъдиева, Рәмзия Хөсәеновалар сәхнәдән яңа әсәрләрен укыдылар. Илсөярнең бертуган апасы Финдия ханымның Илсөяр уйнаган баянга кушылып җырлаганын да бик яратып тыңладык.Бу кичәдә тагын ике нәфис сүз остасы бар идее әби белән онык Мөхәммәтҗанова Мәгъсүмә апа белән нәни Зәйнәп.Берсе сиксән яшьтә, икенчесе биштә генә булсалар да, чыгышлары искиткеч булды. Җырчы кунаклар Айдар Әхкәмов, Юныс Юнысовлар да яраткан җырларын суздылар, биюче кызлар бию белән дәртләндерде.Фәридә Хисамова хикәясе буенча сәхнәләштерелгән гыйбрәтле өзектә Илсөяр үзе һәм Абдуллин Фәндәс бик ышандырырлык итеп уйнадылар.Наилә Шакированың презентациясе һәм оештыручылар әзерләгән китап күргәзмәсе кичәне тагын да баетты.Тамашачыга рухи азык бирүдә, күңелләрдә милли әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмияте зур булган бу кичә турындагы матур истәлек әле безнең күңелләрдә озак сакланачак, зур рәхмәт сезгә кадерле хезмәттәшләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International