Әдәби-музыкаль кичә: “Тукай – халык шагыйре”

2024 елның 27 апреле, шимбә

26 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсендә, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан , “Тукай – халык шагыйре” дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.  Әлеге чарада Кукмара шәһәренең Ч.Т.Айтматов исемендәге № 1 гимназияның 10нчы һәм 7нче  сыйныф укучылары, Г.Тукай иҗатын яратучы балалар, әдәбият, сәнгать, шигърият яратучы райондашларыбыз, “Салават күпере” иҗат берләшмәсе катнашты.

Китапханәче  Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты, аның турында кызыклы фактлар  белән кыскача таныштырып китте. Укучылар һәм кунаклар Тукайның шигырьләрен укыдылар. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучылар үзләренең Тукайга, туган телгә багышланган шигырьләре белән таныштырдылар. Шәһәребезнең музыка мәктәбеннән килгән укытучылар Дамир Фарилович, Алия Миннерашитовна, Элмира Габдрашитовна үзләренең музыкаль күчтәнәчләрен бүләк иттеләр. Кичәдә Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге чара Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International