Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Тат Тулба авылы китапханәсендә бәйрәм чарасы үтте. Бу бәйрәм гаилә, аның кыйммәте турында күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Китапханәче гаилә бәйрәменең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Бу чарада мәхәббәт турында җырлар, шигыръләр яңгырады.