Манзарас авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә “Күңелле стартлар” бәйгесе уздырды. Бу чарада балалар төрле спорт уеннарында катнаштылар. Иң элек командалар бер-берсен сәламләделәр, девизларын әйттеләр. Балалар барысы да ярышка бик теләп катнаштылар һәм очколар оттылар. Балалар уеннардан бик канәгать калдылар.