16 август көнне Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Йөзмөхәмәтова төрле яшьтәге балалар белән «Чишмәләргә сәяхәт» исеме астында авылдагы чишмәләргә экскурсия оештырды. Чишмәләрнең чыгышы, исемнәре турында әнгәмә үткәрде. Борынгы бабалардан калган «Ат кое»сы, «Урдэклэр буа»сы һәм 100 еллык тал агачларының тарихы яңартылды.