16 сентябрьдә балалар китапханәсе мөдире Зөлфия Гатауллина Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 3 а сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” проектына багышланган китапханә дәресе үткәрде. Китапханәче укучыларны көндәлек белән якыннан таныштырды. Укучыларны китапханәгә, музейга, театрларга сәяхәт итәргә чакырды. Анда күргән мизгелләрне көндәлек битләренә дә теркәп бару кирәклеге төшендерелде.