Китапханә белән таныштыру дәресе « Рады мы всегда друзьям, приглашаем в гости к нам»

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

21 октябрь көнне В. Кузмесь авылы китапханәчесе Валентина Туктарова мәктәп китапханәчесе Л.А. Баязитова белән берлектә 5 сыйныф укучылары өчен « Рады мы всегда друзьям, приглашаем в гости к нам» дигән китапханә белән таныштыру дәресе үткәрде. Балалар китапханә белән таныштылар, китапларның ничек тезелүе, картотеканың нигә кирәклеге, аннан ничек файдалану серләренә төшенделәр. Шулай ук укучылар игътибарына «Край, где начинается Родина», «Вода – чудесный дар природы», «Волшебный мир кино», «Спорт-ловкость и красота», «Писатели – юбиляры» дигән китап күргәзмәләре тәкъдим ителде. Дәрес барышында балаларга төрле-төрле уеннар, башваткычлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International