Район Советының чираттагы унбишенче утырышы узачак

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Өченче чакырылыш район Советының чираттагы унбишенче утырышы 20 гыйнварда 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында чакырыла. Көн тәртибендә район Уставына үзгәрешләр кертү проекты ( II укылыш), районда муниципаль хезмәт турында район Советының 28.01.2013 елгы 2 санлы карары белән расланган Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр кертү проекты, район территориясендәге җирләрдән файдалануларны муниципаль контрольдә тоту турындагы Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр кертү, муниципаль предприятие, учреждениеләргә (оешмаларга) исем бирү, гражданнарның, оешмаларның һәм тарихи вакыйгаларның исемнәрен мәңгеләштерү максатындамуниципаль предприятие, учреждениеләр (оешмалар) исемнәрен үзгәртү, җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокукый актлар реестрларын алып бару тәртибе һәм оештыру, район милек һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисен билгеләү турындагы мәсьәләләр каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International